Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Шушы елның гыйнварыннан лениногорскилыларның иминият пенсиясе артты

1 гыйнвардан 20 мең 820 лениногорскилыларның (эшләмәүче пенсионерларның) пенсиясе 7,5 процентка артты. Бу хакта Лениногорск Социаль фонды хәбәр итә.

Нәтиҗәдә, индексацияне исәпкә алып, өстәмәнең уртача күләме 1555 сум тәшкил итә, ә пенсиянең уртача күләме 22 200 сумга җитә.

“Һәр пенсионерның өстәмәсе индивидуаль һәм пенсия күләменә бәйле: стаж, хезмәт хакы, иминият взнослары, индивидуаль пенсия коэффициентлары саны югарырак булган саен, иминият пенсиясе күләме һәм, димәк, индексациядән соң аңа өстәмәләр суммасы да зуррак була”, - дип аңлата Социаль фондның Лениногорск клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

Социаль фонд искәрткәнчә, пенсия реформасы буенча, 2024 елда хатын-кызларның пенсиягә чыгу яше 58 яшь тәшкил итәчәк, ә ир-атлар өчен бу 63 яшь булачак. Иминият пенсиясен алу өчен яңа таләпләр билгеләнгән, алар буенча стаж 15 елдан да ким булмаска тиеш, ә пенсия коэффициенты 28,2. “Бу киләчәктә лаеклы иминият пенсиясе алу өчен хезмәт стажы һәм пенсия коэффициенты күрсәткечләре югарырак булырга тиеш дигәнне аңлата”, - ди Айгөл Исламова.

Шулай ук хезмәт стажы зур булган гражданнар өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеге барлыкка килде. Ким дигәндә 37 ел эшләгән хатын-кызлар һәм ким дигәндә 42 ел эшләгән ир-атлар пенсиягә гомуми пенсия яшеннән ике ел алдарак чыга ала.

 

фото: Лениногорск-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев