Табиб: Россиядә коронавирус эпидемиясенең өченче дулкыны башланды
Россиядә коронавирус эпидемиясенең өченче дулкыны башланды. Бу хакта табиб һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Александр Мясников әйтте.
Аның сүзләренчә, өченче дулкын «алдан фаразланган иде».
«Чирләүчеләр саны өч ай артты, аннары өч ай чирләүчеләр саны кимеде, аннары чирләүчеләр саны тагын өч ай арта», — дип аңлатты telegramда Мясников.
Табиб фикеренчә, коронавирус белән авыручылар саны тагын өч ай артачак, аннары кимиячәк, ә көзен тагын үсеш булачак».
Хәзер, индивидуаль профилактика чараларын үтәүдән тыш, вакцинация узарга кирәк, дип ассызыклады медик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев