Табиблар 100 магнит йоткан 5 яшьлек кызны үлемнән коткарган
ҖӘМГЫЯТЬ

Табиблар 100 магнит йоткан 5 яшьлек кызны үлемнән коткарган

Кечкенә пациентка өч сәгатьлек уңышлы операция ясаганнар.

 

Әти-әнисе сабыйны эндоскопия бүлегенә китергәндә, бала хәлсез була, коса.  Шунысы ачыклана - уен вакытында кыз абыйсының магнитлардан торган уенчыгын – неокубны ала. Әлеге уенчык бер-берсенә ябышкан бик күп түгәрәк магнитлардан тора. Витаминнарга охшаган, ялтыравык түгәрәкләрне кыз бала йотып карый...

«Магнитлар бер-берсенә ябышып, бер фигура барлыкка китергәннәр. Гомуми наркоз астында, махсус эндоскопик җиһазлар ярдәмендә аларны этаплап ашказаныннан чыгардык. Операция өч сәгатькә якын дәвам итте", - ди Мәскәү өлкәсе фәнни-тикшеренү клиник институтының эндоскопия бүлеге җитәкчесе Елена Вакурова.

Операция уңышлы узган. Баланы, өч көн хастаханәдә ятканнан соң, өенә озатканнар.

 http://saby-rt.ru/news/khvef-khtr/shok-tabiblar-100-magnit-yotkan-5-yashlek-kyzny-lemnn-kotkargan

 


Нет комментариев