Табиблар коронавирустан соң чәч коелу проблемасын хәл итү ысулы турында сөйләде
Коронавирус белән авырганнан соң күп кешләрдә чәч коелу һәм тырнак белән проблемалар килеп чыга.
Табиблар ковидның сәламәтлеккә шул йогынтысын йомшарту чаралары турында сөйләде.
«Медицинада бионик инженерия» илкүләм технологик инициатива компетенцияләр үзәге хезмәткәре — табиб- инфекционист Сергей Васильев сүзләренә сылтама белән RT хәбәр иткәнчә, башта D һәм B12 витаминнары дәрәҗәсен тикшерү өчен анализ тапшыру сорала. Организм аларга кытлык кичерсә, һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
« витаминнарны мөстәкыйль рәвештә кабул итәргә кирәкми. Азык рационына игътибар итәргә кирәк. Күбрәк балык, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау файдалы булачак», — диде белгеч.
Үз чиратында илкүләм технологик инициативаның HealthNet «Превентив медицина» юнәлеше башлыгы — гаилә табибы Сергей Чудаков хәбәр иткәнчә, чәч коелганда биотин булган өстәмәләр кабул итәргә, шулай ук башка эрбет мае (кедр) белән массаж ясарга мөмкин.
фото: https://pixabay.com/ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев