Табигый бәла-каза вакытында зыян күргән йортны торгызу өчен компенсация күләме арттырылды
Дәүләт федераль яки төбәкара характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында йортына зыян килгән гражданнарның өйләрен капиталь ремонтлауга тоткан чыгымнарын 100 процент компенсацияли яки яңа торак төзү яисә сатып алу өчен пособие бирелә.
Хәзер 1 квадрат метрны мәйданны яңадан торгызу өчен 7 мең түгел, ә 9 мең сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, хәзер бу түләүләрне яшәү өчен яраклы башка бинага гомуми милектә өлеше булган гражданнар да ала алачак. Ул гаиләнең һәр әгъзасына 18 кв. метрдан кимрәк булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев