Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаров: Җәй инде юлга җыена

Җәй белән саубуллашкан көннәрдә матур шигырь укыйк әле.

Гүзәл җәй үтеп бара

Җәй инде юлга җыена,
Күр, август үтеп бара.
Күрә белсәң бу гүзәллек
Күңелгә җырдай сара!

Дүрт фасыл да бүләк безгә,
Дүртесе дә бик якын.
Мин яратам каеннарның 
Алтын яфраклы чагын!

Әйт, кайсыбыз якын итми,
Көтеп алабыз аны.
Кар төшүгә сагынабыз,
Кар кызы, кыш бабайны!

Язгы кояшлы хис миндә,
Яратам аны туган.
Алтынчы апрельдә менә 
Таһир һәм Зөхрә туган!

Матурлыкка гашыйк җанга
Керсез ярату сара.
Гүзәллекне күрим дисәң
Авылда яшәп кара!

Таңны көннәр алыштыра,
Тормыш йомгагын сүтә.
Өмет белән уянганны
Шатлык-куаныч көтә!

Гомернең тиңсез мизгеле,
Җанга елмаю сара.
Җәй инде юлга җыена,
Күр, август үтеп бара!..

Таһир Шәмсуаров

 

фото: Р. Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев