Таһир Шәмсуаров: Көтмәгән дип уйламасын, ишекләрне бикләмим
Яңа ел күчтәнәче
Яңа ел теләкләре
Яңа яуган ап-ак карга
Кем генә сокланмасын.
Итегемне салыйм әле
Тәүге кар тапланмасын!
Елмаймыйча кара менә,
Мамык кар иңебездә.
Тиздән Кыш бабай, Кар кызы
Кунак булачак бездә!
Чыршы төбенә хат кую
Кирәкме икән менә?!
Кемгә нәрсә бирәчәген
Бабакай үзе белә!
Яңа елның кунаклары
Ишек шакый таң белән.
Ә Кар кызы елдагыча
Бүләк куячак иртән!
Кыш бабай юмарт икәнне,
Сынаган бар күптән мин.
Көтмәгән дип уйламасын -
Ишекләрне бикләмим!
Аяз таң телим һәркемгә,
Кояшлы иртә тансык.
Ил түренә аяк бассын
Без теләгән тынычлык!
Күз камашыр керсез карга
Кем генә сокланмасын.
Итекләрне салыйм әле,
Энҗе кар тапланмасын!
Таһир Шәмсуаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев