Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Таһир Шәмсуаров: урам буйлап капка төпләрендә татарның гасырлардан килгән җырларын башкардык

3 июнь көнне Мөэмин-Каратайда авыл җирлеге, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә, сөлге җыю оештырылды.

Быелгы сөлге җыю бәйрәме бигрәк җанлы, мавыктыргыч узды. Күз алдына китерегез әле менә: гүзәл табигатьле Мөэмин-Каратай авылы, июнь башы, тирә-якта сихри яшеллек, гүзәллек! Әнә, күрәсезме, искиткеч зәвыклы бизәлгән арбалы ат килә. Дугага чиккән татар сөлгесе уралган, ат атлаган саен көмеш кыңгыраулар чыңлап куя.

 Быел авыл халкы сөлге җыю йоласына җаваплы карады. Һәр капка төбенә диярлек бәйрәм киеменнән төрле яшьтәге авыл халкы чыккан! Кулыннан килгәнчә һәр кеше әзерләгән бүләген тапшыра. Без урам буйлап капка төпләрендә татарның гасырлардан килгән җырларын башкарабыз.

Бәйрәмгә чыккан халыкка матур, тансык сүзләр җиткерәбез һәм гармунга кушылып, рәхәтләнеп җырлыйбыз! Җырчы һәм гармунчылар Габидуллин Нәбиулла, Шәрифуллин Җәдит, Әхмәтшин Хаҗиморатлар Мөэмин-Каратайның рухи, мәдәни горурлыгы! Әлбәттә алар арасында мин дә бар.

Билгеле, мәдәният хезмәткәрләреннән башка бәйрәм уза ди мени инде ул?! Халык күңелен ачу өчен яратылган, үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән Мөэмин-Каратай мәдәният йорты хезмәткәрләре Вәлиәхмәтова Лилия, Гыйльманова Лилияләрне аеруча билгеләп узасы килә. Аннары безнең Иске Иштирәк мәктәбенә йөреп укучылар арасында да талантларыбыз бар. Менә шулардан Мортазина Рәзинә, Мортазина Рүзиләләрне әйтеп узасы килә. Бу кызлар теләсә нинди мәдәни чарада да безнең төп терәкләребез. Шулай ук бүгенге көндә Лениногорск политехник колледжында белем алучы Гыймаева Рамилә дә талантлы кызыбыз.

Ул көн бәйрәм өстенә бәйрәм булды:  Мөэмин-Каратай авылы дип җан аткан, бар күңелен биргән авыл җирлеге башлыгы Ханнанова Әнисә Атлас кызының туган көне дә иде.  Без аңа ныклы сәламәтлек, авыр хезмәтендә уңышлар, гаилә бәхете теләдек!

Һәр йорт хуҗасы сөлге җыючыларны ягымлы сүз, ачык йөз белән каршы алдылар. Урамнарны гармун тавышлары белән яңгыратып килгән сөлге җыючыларга, авылдашлар теләкләр теләп, чын күңелдән тастымал, сөлге, йомырка тапшырдылар. Сабан туе тиешенчә узсын өчен  акчалата да ярдәм иттеләр.  Көтеп алынган милли бәйрәмне бергәләп, оешкан төстә, куанып уздырырга язсын.

Сөлге җыюда катнашкан актив авылдашларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез!                                                                   

Таһир Шәмсуаров, Мөэмин-Каратай авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуйга сөлге җыю Мөэмин-Каратай