Таһир Шәмсуаров: Гади бәрәңгенең күр әле ямен
Якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаров бар җирдә матурлык күрә белә. Гади генә бәрәңге чәчкәсе турында әнә нинди матур шигырь иҗат иткән.
Бәрәңге чәчәге
Тыйнак кына балкып тора бирә,
Назга төреп июль иртәсен.
Матурлыкны җанда тояр өчен
Күңел күзе кирәк күрәсең!
Болыннарда гөлләр очрый калса,
Сокланабыз, беләм, җәйләрен.
Янәшәдә бакчабызда үскән
Гади бәрәңгенең күр ямен!
Вакыт табып, кояш баеганда,
Кичкырын чык әле бакчага.
Менә мондый керсез ак чәчәкне
Сатып алып булмый акчага!
Бүләк итәр өчен беркйчан да,
Түтәленнән аны өзмиләр.
Авыл җанлы, авыл яратканнар
Онытмыйлар, аннан бизмиләр!
Тыйнак кына балкыш бүләк итә,
Нурга төрә июль иртәсен.
Тиңсез гүзәллекне тояр өчен
Күңел күзе кирәк күрәсең!..
Таһир Шәмсуаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев