Таһир Шәмсуаров: Сандугач та сайрамый
Таһир Шәмсуаров Хәтер һәм кайгы көненә багышлап шигырь язган.
Сандугач та сайрамый!
Күңел тынлык игълан итә,
Онытырга ярамый.
Тал тирәкнең сайрар кошы
Сандыгач та сайрамый!
Баш киемен салыр мизгел,
Онытмадык без аны.
Кайгы хаты хәбәр итте
Өйгә кайтмый калганны...
Һәйкәлләр чакыра бүген,
Исәннәр моны белә.
Олысы да кечесе дә
Чәчәкләр тотып килә!
Ул синең дә йөрәгеңдә,
Юк, югалмый батырлык.
Бу батырлык оныкларны
Йокыдан уятырлык!
Утыз миллион башын салды,
Чорлар аша хәтерлә.
Каһарманнар безнең белән-
Мәңгелеккә хәтердә!
Җиңү алып кайткан солдат
Туганыңдыр, бабаңдыр.
Сиңа кояшлы таң биреп
Азатлык яулагандыр.
Бер минут тынлык илдәшем,
Онытырга ярамый.
Егерме икенче июньдә
Сандугач та сайрамый!..
21.06.2022
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев