Таһир Шәмсуаров: Өчпочмаклы хатлар килми инде
Өмет
Өчпочмаклы хатлар килми инде,
Айлар түгел, еллар үтсә дә.
Соңарган хат сузар төсле миңа
Хат ташучы үтеп киткәндә...
Кыш узуга язда кабат кайта,
Бөреләнә яңа өметләр.
Өйдәгеләр өзелеп көтте сезне
Кайтам диеп киткән егетләр!
Хәбәрсезләр, хәбәр җибәрегез,
Кай туфракта ята кайсыгыз?!
Тол хатыннар сезне күралмады
Оныклар бар әле, кайтыгыз!
Исемнәрен барлыйк һәйкәлләрдән,
Ялгыш кемдер төшеп калмасын.
Ватан-ана юк, оныта алмый
Яуда башын салган баласын.
Җиңү алып кайткан батыр ирләр
Сез мәңгегә хәтер түрендә.
Каһарманга ничек баш имисең –
Кояш балкый илем күгендә!
Өчпочмаклы хатлар килми инде,
Айлар түгел, еллар үтсә дә.
Соңарган хат ишек шакыр төсле
Безнең турдан үтеп киткәндә...
Таһир Шәмсуаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев