Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Талпан кадалса нишләргә? Лениногорск табибы киңәшләре

Яз көне табигатьнең уянуы матур күренеш. Тик шушы ямьле көннәрне талпан энцефалиты да баш калкыта.

 

Лениногорскида апрель аенда ике кешене тешләргә өлгергәннәр дә инде алар.


Лениногорск районы территориясен әлеге бөҗәкләр күптән яратты, үз итте. Май, июнь айларында алар “усаллана”.

Узган елда санитар хезмәт 97 лениногорскилыныталпан тешләвен теркәгән. Шуларның 39ы – 14 яшькә кадәргеләр. Талпаннар вируслы энцефалит, боррелиоз, пироплазмоз инфекцияләрен кешегә йоктыра ала. Узган ел энцефалит та, боррелиоз да теркәлмәгән, бәхеткә, талпан энцефалиты соңгы ун елда “күренми”.

Табиб Рамилә Мөхәммәдиева талпаннарның язгы-көзге сезонда активлашуын әйтте. Табигатькә чыкканда, мөмкин кадәр тәнне капларга, киемгә төрле химик препаратлар сибәргә киңәш итте. "Талпан кадалса, үзең чыгарырга ярамый. Табибка барырга кирәк, ул бөҗәкне вируска тикшерү кирәк", - ди Рамилә Харрасовна.

Талпан агачтан төшә, диләр. Гадәттә, талпаннар җирдән 1,5 метрга кадәр генә күтәрелә һәм алар сикерә белми. Күп вакыт җирдән, үлән арасыннан менәләр.

Табиб әйтүенчә, талпан кадалган очракта тән температурасы кисәк 38-39 градуска кадәр күтәрелә, баш һәм мускуллар авырта, бизгәк тота, баш әйләнә. Шулай ук күңел болгану, косу, нерв системасы зарарлану билгеләре күренә башлый.
Әгәр талпан кадалса, хастаханәгә мөрәҗәгать итегез. Әгәр үзегез тартып чыгарасыз икән, изәргә, ташларга ашыкмагыз: талпан лабораториядә тикшерү, зарарлымы-юкмы икәнлеген билгеләү өчен кирәк.


Урманда үзеңне тоту кагыйдәләре:
- Үләннәр күп булмаган җирләрне сайлагыз
 - Киемнең ачык төстәгесен, озын җиңлесен, якалысын киегез
 - Чалбар балакларын носкига кыстырып куярга
 - Репеллентларны тәнгә түгел, киемгә сиптерегез.

Рамилә Мөхәммәдиева, Татарстан гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорск бүлеге табибы:

-Лениногорскида талпан энцефалитыныннан вакцинация үткәрелә. Бездә нефтьчеләр, геофизиклар, төзүчеләр вакцинация уза. Бүгенге көндә илдә талпан боррелиозыннан прививка ясалмаган. Шуны да билгеләп үтәсем килә: балалар сәламәтләндерү лагерьлары урнашкан урман  зоналары гадәттә талпанга каршы эшкәртү уза.

 

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Талпан кадалса нишләргә? что делать, если укусил клещ