Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Тараканнар дәрес вакытында балаларның башына коела”

Түбән Каманың 26 номерлы мәктәбендә тараканнар күп дигән шикаятьтән соң, Роспотребнадзор әлеге мәктәптә тикшерү үткәрә. Бу хакта “Халык контроле” хәбәр итә.


“- Балалар мәктәптә тараканнарның күп булуына күптәннән зарланалар. Тараканнар дәрес вакытында балаларның башына коела, сыйныфның чүп чиләкләрендә бөҗәкләр йөри, хәтта балалар ашый торган котлетка да тараканнар эләккән, үзем дә мәктәптә тараканнар күргәнем булды. Чарасын күрүегезне сорыйм!” , дип яза Гүзәл Н.шикаятьтә.

Шикаятьтән соң мәктәптә тикшерү үткәрелә. Тикшерү барышында мәктәптә чисталык сакланмавы ачыклана. “Мәктәп бинасында көндәлек җыештыру сыйфатсыз үткәрелә (кайнар цехта өстәл астында һәм ашау залында азык калдыклары (икмәк кисәкләре) табылды)

Ашау әзерләү һәм ашау бүлмәләрендә тере бөҗәкләр (тараканнар) йөри. Чиста савыт-саба тора торган урында үле тараканнар ята.” , диелә ведомства хәбәрендә.

Мәктәп җитәкчелегенә штраф сугылды һәм чисталыкны тиешенчә сакларга күрсәтмә бирелде, дип яза Progorodchelny


Фото: www.pixabay.com | Wokandapix
http://progorodchelny.ru
 

http://saby-rt.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев