Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тарихны сөйләп һәм “күрсәтеп”

Тиздән Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музеенда ишетү ягыннан физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен Лениногорск районы тарихы буенча кызыклы экскурсия узачак.

 

“Татнефть” компаниясенең грант конкурсында катнашу һәм җиңү музей директоры Нэля Галиевага ишарәләр телен, ишарәләр белән аңлатуны өйрәнергә мөмкинлек бирде.

Ул сурдокоммуникация буенча квалификация үстерү курсларында  Казан ТИСБИ университетында грант хисабына укып кайтты.  Нэля Галиева дәресләрдә 500 дән 1000 гә кадәр сүзләр өйрәнгән, ә хәзер ул яңа күнекмәләрне актив рәвештә камилләштерә. Ул музейга беренчеләрдән булып  Бөгелмәнең ишетмәүчеләр өчен интернат-мәктәбен кунакка, экскурсиягә чакырырга уйлап тора.  

- “Татнефть” компаниясенең ярдәм итүе аеруча кадерле. Компаниянең үз музейлары булса да, бу аларга башкаларга булышырга һәм сәламәтлек ягыннан төрле халәттә булган кешеләрнең мәдәнияткә мөнәсәбәтен үстерүгә финанс средстволары бүлеп бирергә комачауламый, - ди  ул.

 

"Татнефть" матбугат хезмәте

Сергей Трусов фотосы

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев