Күптән түгел Татар Малай дип танылган блогер Ринат Галиәхмәтов әти булды.
Хатыны Илүзә аңа кыз бүләк итте.
Галиәхмәтовлар гаиләсе балага мәчеткә барып исем дә куштырган.
“Сәфинә Ринат кызы. Дусларым-матурларым, кыланып исемен әйтмиләр дип уйламагыз. Илүзәм белән әниемә алдан әйтеп куйдым, мин беренче итеп дусларым-туганнарыма язасым килә дип. Исемне “Гаилә” мәчетендә Рөстәм хәзрәт кушты. Безнең яраткан гаиләбез мәчете хәзер. Исем безгә бик нык ошый! Безнең кечкенә Сәфинәбез, без сине әниең белән, бик нык яратабыз!”, - дип язган Ринат Инстаграмында.
ЧЫГАНАК: http://idel-tat.ru/news/eksklyuziv-tt/tatar-malay-kyzyna-nindi-isem-kushkan
Нет комментариев