Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан артистлары һәм блогерлары «Зур этнографик диктант» язачак

Әлеге проект халыкның грамоталылыгын үстерү максатыннан үткәрелүче "Тоталь диктант"ның дәвамы булып тора.

 

3 ноябрь көнне сәгать 11дә "Зур этнографик диктант"та катнашучылар өчен Татарстан Халыклар дуслыгы йортында зур оффлайн-мәйданчык булдырылачак. Әлеге мәгьлүматны ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов җиткерде.

Шәрипов сүзләре буенча, мәйданчыкка танылган артист һәм блогерлар, башкаручылар, министрлык һәм ведомство, төрле җәмәгать оешмалары җитәкчеләре чакырылган.
Әлеге проект халыкның грамоталылыгын үстерү максатыннан үткәрелүче "Тоталь диктант«ның дәвамы булып тора, дип ассызыклады спикер.

«Зур этнографик диктант» 3-8 ноябрьдә онлайн-режимда үтәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев