Дәүләт Советында мәгариф мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды.
Утырышны Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Мигралимов үткәрде. Фикер алышуда республика парламенты депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук мәгариф учреждениеләре директорлары һәм педагоглары катнашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышны ачып, Хафиз Миргалимов мәгариф өлкәсендәге төп проблемаларны санап чыкты. Фракция җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүген кадрлар сәясәте һәм хезмәт хакы, укытучыларга күп эш йөкләү, балалар бакчаларында кече тәрбиячеләр кытлыгы, укучыларның гаиләдә белем алуга күчүе, шулай ук мигрантларның балаларын укыту мәсьәләләре тора.
«Мәгариф өлкәсенә 2026 елда бюджеттан шактый күп акча бирелде – «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына 7,5 млрд, «Гаилә» илкүләм проектына 17,6 млрд. Әмма акча кадрлар проблемасын үзеннән-үзе хәл итми. Моның өчен хезмәтнең төгәл нормаларын, башкарган эшкә гадел түләүне, шулай ук яшь белгечләрне тармакка беркетү чараларын тәэмин итәргә кирәк», – дип ассызыклады КПРФ фракциясе җитәкчесе.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин үз чыгышында кадрлар белән тәэмин итү, укыту сыйфаты һәм йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре, шулай ук челтәр һәм инфраструктура әзерлеге, рус телен белмәгән балаларны укыту һәм белем бирү мохитенең куркынычсызлыгы мәсьәләләренә тукталды.
2026/2027 уку елының август башына 1300дән артык укытучыга ихтыяҗ булган. Казанда һәм Чаллыда, шулай ук Лаеш, Менделеевск һәм Биектау районнарында ихтыяҗ аеруча зур. Шул ук вакытта, Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, Теләче районында кытлык бөтенләй юк, Балык Бистәсе һәм Ютазы районнарында икешәр, Әтнәдә – 11, Менделеевскида – 64, Кайбычта – 5 вакансия бар.
Нет комментариев