Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Экология министрлыгы инспекторлары Лениногорск районында законсыз чүплеккә тап булган

ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары халыктан килгән мөрәҗәгать буенча урынга чыктылар.

Халыктан килгән мөрәҗәгатьтә  Яңа Чыршылы авыл җирлеге янында рөхсәтсез чүплек өеме барлыкка килүе турында әйтелгән.

Территорияне тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозу факты расланды. Пычранган территориянең мәйданы 130 кв. метр тәшкил итә.

Лениногорск районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамаганлыгы  хакында һәм чүплекне 60 көн эчендә бетерү турында кисәтү җибәрелде, дип хәбәр итә ТР Экология министрлыгы сайты.

 

фото: https://eco.tatarstan.ru/index.htm/news/2239710.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев