Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан электрониканы утильләштерү буенча иң яхшылар рәтендә

2022 елдан Татарстаннан 551 тоннадан артык электроника чыгарылган, шуның 185 тоннасы — 2025 елда

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла торган «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль программасына йомгак ясалды.

Татарстан Республикасы экологик агарту һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендә югары статусын раслап, лидерлар өчлегенә керде.

Бүләкне ТР экология министры урынбасары Алмаз Тугушев алды. Ул ассызыклаганча, нәтиҗәгә системалы эш һәм халыкның һәм оешмаларның актив позициясе нәтиҗәсендә ирешелгән.

2022 елдан Татарстаннан 551 тоннадан артык электроника чыгарылган, шуның 185 тоннасы — 2025 елда.

Программада катнашу мәктәпләр, балалар бакчалары, бюджет учреждениеләре һәм хакимият органнары өчен бушлай. Техниканы тапшыру өчен табигатьтән рациональ файдалану фонды сайтында теркәлергә кирәк.

 

Казанские ведомости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев