Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан халкы 5G челтәрен кулланырга әзер түгел

Татарстан халкы әлегә 5G челтәрен кулланырга әзер түгел. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

«Хәзерге вакытта республикада 5G челтәре юк. Әмма челтәрнең ике төп сынау зонасы бар: Иннополис зонасы һәм КАМАЗ зонасы.Татарстан 5G челтәрен гамәлгә кертүгә техник яктан әзер, әмма халык бу ресурслардан файдаланырга әзер түгел. Аларның әлегә яңа буын челтәрен бәяләү мөмкинлеге юк: 5G сигналын кабул итү мөмкинлеге булган техник чаралар базарга күпләп килми» — дип сөйләде «МТС» ГАҖ эксперты, техник директор Виталий Кошелев.

«Шунысын әйтергә кирәк, 5G манаралары зыяны турындагы барлык сөйләшүләр — техник белеме түбән дәрәҗәдә булган кешеләр тарата торган фейк яңалыклары гына. Радиодулкыннар үзләре белән вируслар алып килә яки кеше организмына керә алмый. 5G челтәренең ешлык диапазоны 4G челтәрендәге кебек үк: ул кешеләрнең сәламәтлегенә йогынты ясамый» — дип сөйләде «МТС» ГАҖ эксперты, техник директор Виталий Кошелев.

5G челтәрен тестлау буенча беренче тәҗрибәләр Казанда һәм Иннополиста 2018 елда ук үткәрелде.

Бүгенге көндә 5G, беренче чиратта, югары технологияләр — әйберләр интернеты, пилотсыз автомобильләр һ. б. Челтәрләрнең коммерция ягыннан таралуы турында сөйләргә иртәрәк әле, чөнки кулланучылар базары 5G челтәрен массакүләм кабул итәргә әзер түгел әле. Гамәлдәге техник чаралар мондый сигналны кабул итә алмый, дип искәрттеләр министрлыкта.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/society/21-05-2020/tsifrly-ministrlyk-tatarstan-halky-5g-chelt-ren-kullanyrga-zer-t-gel-5744434

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев