Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Хезмәт министрлыгы өлкәннәр декадасы программасын атады

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Ә сәүдә челтәрләре октябрьдә махсус лояльлек программаларын эшләтеп җибәрәчәкләр.

Бу хакта  ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

"Кибетләрдә чәй эчүләр, "Өлкәннәр атналыгы" оештырылачак, "Игелек кәрзине" хәйрия акциясе һәм башка промочаралар узачак. Республика ЗАГСларында гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү оештырылачак. ТР Юстиция министрлыгы өлкәннәр өчен түләүсез хокукый ярдәм оештыра. Мәдәният сарайларында, музейларда, театрларда бушлай спектакльләр һәм экскурсияләр узачак. ТР Спорт министрлыгы линиясе буенча берничә бассейн һәм тренажер залларына бару өчен бушлай сәгатьләр оештырылачак", - диде министр.

Татарстанда яшәүче өлкәннәр спорт дәресләрен ярата, дип билгеләп үтте Зарипова. Ел ахырына республиканың өлкән яшьтәге кешеләрнең гомуми санының 20% ы физик культура һәм спорт белән шөгыльләнәчәк.

Өлкәннәр декадасында студентлар хезмәт отрядлары традицион игелек акцияләренә кушылачаклар һәм өлкән яшьтәге кешеләргә йорт яны участокларын җыештыруда ярдәм итәчәкләр. Белем бирү оешмаларында сугыш һәм хезмәт ветераннары катнашында сыйныф сәгатьләре узачак.

"30 сентябрьдә Татар дәүләт филармониясендә "Когда поет душа" фильмын тәкъдир итү булачак. Фильм 10 ветеранның тарихы нигезендә булдырылды, алар изоляциядә булып, башка өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм иттеләр", — диде Зарипова.

https://www.tatar-inform.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев