Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан күпме ашлык җыеп алырга планлаштыруын хәбәр итте

Хәзер төп бурыч – чәчү кампаниясен сыйфатлы һәм оешкан төстә уздыру.

Уңай һава шартларында Татарстан быел 4,3 млн тонна ашлык, 2 млн тонна шикәр чөгендере, 250 мең тонна яшелчә һәм 800 мең тонна бәрәңге үстерергә һәм җыеп алырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.

«Хәзер төп бурыч – чәчү кампаниясен сыйфатлы һәм оешкан төстә уздыру. Язгы кыр эшләренә чыгымнар 43 млрд сум чамасы тәшкил итә. Игенчеләргә чәчүгә 5 млрд сумнан артык дәүләт ярдәме китереләчәк, шуның 2,3 млрд сумы күчерелгән инде», - дип сөйләде ул.

Мәхмүтов билгеләп үткәнчә, көзге культураларның 98 проценты яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә. «Октябрьдән явым-төшем 290 мм тәшкил итте-бу нормадан 120 процент», - дип ассызыклады ул.

Язгы кыр эшләренә 11 мең трактор, 2,5 мең йөк автомобиле, 880 чәчү комплексы, 4,6 мең чәчкеч, 5,3 мең туфрак эшкәртү агрегаты җәлеп ителәчәк. Хуҗалык техникасын ремонтлауга 3,3 млрд сум юнәлдерелгән, дип өстәде министр урынбасары.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев