Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан мәктәпкә гаризалар бирү буенча электрон хезмәтләрнең тулы циклын гамәлгә ашырды

Татарстан беренче класска гариза бирү һәм укучыларны бер мәктәптән икенчесенә күчерү буенча электрон хезмәтләрнең тулы циклы тормышка ашырылган федерациянең беренче субъекты булды, ди ТР Дәүләт идарәсенең циффрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин.

Министр урынбасары сүзләренчә, яңа хезмәткә ихтыяҗ зур булган. Быел регионда яшәүчеләр балаларны мәктәпкә кабул итүгә 50 меңнән артык гариза тапшырган.

Популярлык буенча икенче урында - балага айлык пособие билгеләү өчен гаризалар бирү тора. Быел барлыгы 48 мең гариза бирелгән. Өченче урында - балалар бакчасы өчен ата-аналар түләвен компенсацияләүгә гаризалар (45 мең гариза).

Моннан тыш, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр билгеләү (37 мең гариза) һәм беренче балага айлык түләүне билгеләү (37 мең гариза) кебек хезмәтләргә ихтыяҗ зур.

https://www.tatar-inform.ru/news/tatarstan-realizoval-polnyi-cikl-elektronnyx-uslug-po-podace-zayavlenii-v-skolu-5886540

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев