Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан март аенда хезмәткәрләргә сорау күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алды

2026 елның март нәтиҗәләре буенча Татарстан хезмәткәрләргә ихтыяҗ күләме буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урынны алды.

hh.ru аналитиклары республиканың хезмәт базарында айга йомгак ясаганнан соң  шундый нәтиҗәгә килгән.

Соңгы айда Татарстанда 23,3 меңнән артык вакансия ачылган, бу Идел буе федераль округында эшләү тәкъдимнәренең 18%  тәшкил итә. 

Март аенда сату буенча менеджерлар (1,7 мең вакансия, тәкъдимнәрнең гомуми саныннан 9%), сатучы-консультантлар һәм кассирлар (1 меңнән артык вакансия, 5%), машина йөртүчеләр (3%), курьерлар (3%), бухгалтерлар (3%), табиблар (2%), пешекчеләр, икмәк пешерүчеләр һәм кондитерлар (2%), администраторлар (2%), төргәкләүчеләр һәм комплектлаучылар (2%), төрле эшчеләр (2%) аеруча кирәкле белгечләр булган.

Март нәтиҗәләре буенча Татарстанда уртача хезмәт хакы 81,5 мең сум тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда 12% ка арткан.

 

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев