Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан нефтенең 80 еллыгына һәм Ромашкино чыганагының 75 еллыгына багышланган фотоконкурс игълан ителде

“Татнефть”компаниясе Татарстан нефтенең 80 еллыгына һәм Ромашкино чыганагының 75 еллыгына багышланган «Объективта — «Татнефть» дип исемләнгән фотобәйге игълан итә.

2023 елның 31 июленә кадәр профессиональ һәм һәвәскәр фотографлардан түбәндәге номинациялар буенча фотолар кабул ителә:

«Сәнәгать пейзажы», «Татнефть» йөзләре”, «Татнефть» очар кош югарылыгыннан», «Татнефть» һәм экология», «Бәйрәм мизгелләре», «Ат спорты үсеше», «Компаниянең социаль яшәеше», «Смартфонга төшерелгән».

Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук бер ГРАН-ПРИ җиңүчесе билгеләнә.

Бәйге шартлары белән тулырак Компания сайтында танышырга мөмкин: https://www.tatneft.ru/o-kompanii/history/it_history/konkurs2

Бәйгегә йомгак 2023 елның 15 августына кадәр ясалачак.

Фото: "Лениногорск-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев