Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан пенсионерларын финанс белеме алу өчен онлайн-курсларга чакыралар

Татарстанда яшәүче өлкән яшьтәгеләр финанс грамоталылыгына өйрәнү өчен Россия Банкы оештырган онлайн-курслар узу мөмкинлегенә ия булачак.

Россия Банкы бүлеге — ТР Милли банкы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, курслар «ПенсионФГ» проекты буенча үткәреләчәк. Анда катнашучылар Үзәк Банк белгечләреннән банк хезмәтләреннән имин һәм нәтиҗәле файдалану, финанс алымнарын дөрес сайлау, онлайн-технологияләр һәм мошенникларның гамәлләреннән саклану юллары хакында беләчәк.

Сайтта үзеңә уңайлы вакытны һәм лекция темасын сайларга, курсларга төркем белән дә (халыкка хезмәт күрсәтү буенча комплеслы үзәкләр аша), мөстәкыйль рәвештә — өйдәге җайланма аша да кушылырга мөмкин.

«Россия Банкы теләгән барлык кешегә, шул исәптән пенсионерларга да, финанс грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрү өчен уникаль мөмкинлек бирә. Курслар онлайн-режимда узачак, бу хәзерге вакытта бик тә актуаль», — ди Россия Банкы Идел-Нократ Баш идарәсенең ТР буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин.

 

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев