Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан предприятиеләренең югалтулары бер ел эчендә дүрт тапкырга диярлек арткан

Узган елда Татарстан предприятиеләренең зыян күрүе 254 млрд сум тәшкил иткән, бу 2024 елга караганда 3,9 тапкырга күбрәк.

Бу хакта ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте, дип яза Татар -информ

"Предприятиеләрнең 20-24% ы зыянлы. Сәбәпләре төрле: кемнеңдер чыннан да вәзгыяте бик үк яхшы түгел, кемдер инвестиция проектларын гамәлгә ашыру процессында һәм бу чорда зыян күрә. Әмма 2025 ел нәтиҗәләре буенча зыян артуын без күзәтәбез», – диде ул.

Пелевин республикада табышлы оешмаларның өлеше якынча 75% тәшкил итүен өстәде. Узган ел предприятиеләрнең чиста табышы 1 трлн сумга җиткән, дип билгеләде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев