Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятен 15 еллыгы белән котлады

«“ТАТМЕДИА“ акционерлык җәмгыяте коллективын медиакомпаниянең 15 еллыгы белән ихластан котлыйм.

Татарстанда йөздән артык район һәм шәһәр басмасын, ике дистәдән артык телеканал, шулай ук радио һәм интернет мәйданчыкларын берләштергән «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте зур мәгълүмати ресурс булып тора.

Аның карамагындагы басма газета һәм журналларның гомуми тиражы 2022 елда 246 мең данәне тәшкил итә. Бүген «ТАТМЕДИА» һәр йортка үтеп керә дип әйтү, һич арттыру булмас.

Яңалыкларны җиткерү формасы да үзгәрде – Интернет һәм социаль челтәрләр беренче урынга чыкты. Әмма төп таләп элеккечә калды – мәгълүматны оператив рәвештә җиткерергә кирәк!

Иң заманча технологияләр һәм модалы юнәлешләр белән беррәттән, сезнең Татарстан матбугаты брендларын да саклавыгыз куандыра. Безнең күп милләтле һәм күп динле республика өчен бу бик мөһим.

«ТАТМЕДИА» АҖ хезмәткәрләренә иҗади уңышлар, яңа идеяләр, һәм, әлбәттә, сәламәтлек, көч-куәт телим!» – диелә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау мөрәҗәгатендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев