Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Әлеге хәл Спас районының Чәчәкле авылында булган. Квадроциклга утырган 4 яшьлек бала олылар күзәтүеннән башка гына урам буйлап җилдергән. Нәтиҗәдә, ул аздан гына йөк машинасы астына кермәгән.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре баланы әти-әнисенә тапшырган. Аның әбисе янына кунакка кайтуы ачыкланган.
Хәзерге вакытта тикшерү материаллары балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсенә тапшырылган.
Дәүләт автоинспекциясе әти-әниләргә мототранспорт белән идарә итү күңелсез хәлләргә китерү ихтималы һәм балага шундый транспорт сатып алганда, аның тормышын куркыныч астына куюлары турында искәртә.
фото: видеодан скриншот
Нет комментариев