Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Раштуа бәйрәме белән котлый

Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне ихластан Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм!

Бу тантана рухи яңарышка, гаделлеккә һәм игелеккә омтылыш хисләре, якты өметләр уята, тормышның һәркемгә аңлаешлы булган мәңгелек асылы – гаилә нигезенең какшамаслыгы, Ананың баласына мәхәббәте, сабый күңеленең сафлыгы турында искәртеп, дин тотучыларны изге гамәлләргә дәртләндерә. 

 Казан Мәрьям Ана иконасы күпмилләтле республикабыз башкаласының дөньякүләм мәшһүр символларыннан берсе буларак танылды. Әлеге иконаның яңадан торгызылган соборда куелган, могҗизалар тудыра торган күчермәсенә олылап баш ию өчен илебезнең һәм Җир шарының төрле төбәкләреннән бик күп кешеләр килә. 

Төрле милләт һәм дин вәкилләре тату һәм тыныч яшәгән Татарстанда гомум тырышлыгыбызны нәтиҗәле хезмәттәшлеккә һәм шәфкатьле эшләргә юнәлтүебез барыннан да кыйммәт күрелә. Әлеге четерекле заманда күп гасырлык уртак тарихыбыз дәвамында тупланган рухи хәзинәләрне – эш һәм фикер берлеген, күркәм күршелекне һәм үзара аңлашуны, якты киләчәккә ышанычны саклау бик мөһим. Болар барысы да Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында аеруча зур әһәмияткә ия.

2023 ел хәерле гамәлләргә һәм зур казанышларга бай булыр, һәрберебез Татарстан җәмгыятенең рухи үсешенә көченнән килгәнчә өлеш кертер дип ышанам. 

Сезгә чын йөрәктән бәйрәмчә күтәренке рух, нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим.  

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов 

 https://photo.tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X