Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Салым хезмәте компаниядә фиктив җитәкче булган өчен җаваплылык турында кисәтә

Кеше фиктив директор булып, фирма эшчәнлеге турында белмәсә дә, компания хокук бозган өчен җаваплылык оешма җитәкчесендә була. Бу хакта Татарстанның Салым хезмәтендә сөйләделәр.

Гади итеп әйткәндә, мошенниклар акчага мохтаҗ гражданнарны таба, аларга бүләкләү шарты белән оешма җитәкчесе һәм гамәлгә куючы (учредитель) булырга тәкъдим итә, шул ук вакытта әлеге оешманың нинди максат белән төзеләчәген әйтми икән, җаваплылык номиналь җитәкчегә әверелгән гражданнарда була.

Шул ук вакытта, оешманы теркәгәндә фиктив затлардан файдаланган өчен җинаять җаваплылыгы каралган, әмма ялган җитәкчегә барыбер 500 мең сумга кадәр штраф, төзәтү эшләре яки биш елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Мошенниклар корбаны булсагыз, Татарстанның хокук саклау һәм салым органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз хатасын аңлаган гражданнар законсыз теркәлүне кисәтә ала. Моның өчен «кызыксынучы затның дәүләт теркәвенә каршы булуы» турында Россия Федераль салым хезмәтенең 18нче районара идарәсенә гариза язарга кирәк.

Әгәр дә гражданин исеменә оешма теркәлгән булса, фирманы схемалы операцияләрдә файдалануны булдырмау өчен, аның турында юридик затларның Бердәм дәүләт реестрында белешмәләрнең дөрес булмавы турында гариза бирергә кирәк.

2022 елда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең дәүләт теркәве өлкәсендә җинаятьләрен ачыклау турында хокук саклау һәм тикшерү органнарына 166 материал җибәрелгән, җинаять эше ачу турында 88 карар һәм 9 хөкем  карары чыгарылган. «Ялган директор булып эшләү - ул сез хыялланган вакансия түгел!», диелгән Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәрендә.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-salym-xezmate-kompaniyada-fiktiv-itakce-bulgan-ocen-avaplylyk-turynda-kisata-5866397

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев