Татарстан шартларында үстерү өчен кулай булган бәрәңге сортлары
Бәрәңгене кайчан утыртырга?
Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының бәрәңге үстерү үзәге баш белгече Фәния Җамалиева киңәшләре. – «Интертат»
– Бәрәңгене җир җылылыгы 8 градуска күтәрелгәч утыртырга тәкъдим ителә. Салкын җиргә утыртудан файда юк – ул, озак тишелмичә ятудан тыш, авыруларга да бирешергә мөмкин. Иртә утырткан бәрәңгене ризоктония авыруы зарарларга мөмкин.
Татарстан шартларында нинди сортлар үстерергә киңәш итәсез?
– Республика басуларында тикшеренү үткән «Гала» сортын аерым әйтәсем килә. Ул – Германиядән кергән, тәмле, сары сорт, вирусларга бирешми, уңышы шактый мул һәм кабыгы механик җимерелүләргә чыдам. Аны хәтта комбайн белән алганда да зыян күрми. Әмма ул дым ярата һәм азотка мохтаҗ.
«Беллароза» сортын да аерым хуҗалыклар яратты. Бу бәрәңге эре, кызыл төстә.
Иң иртә өлгерешле «Ривьера» сорты – сары бәрәңге дип йөртелә, аны июльдә ашарга була.
Шулай ук Татарстан авыл хуҗалыгы тикшеренү институты 20 ел инде селекция белән шөгыльләнә., һәм безнең үзебездә дә бәрәңге сортлары бар. Бүген барлыгы 8 сорт эшләнде. Алар барысы да – тәмле, Татарстан шартларына чыдам сортлар: «Кортни», «Регги», «Танго», «Зумба», «Самба», «Сальса», «Орлан».
Бәрәңгене еллар буе бер үк урынга утырту дөресме?
– Ел саен бер урынга утыртканда, билгеле, бу бакчаның ашы кими, ул авыру һәм корткычларга ешрак бирешә. Шулай ук күпьеллык чүп үләннәренең дә яраткан урынына әйләнә мондый бакчалар. Эт эчәгеннән зыян күрмәгән бакчачы юктыр. Шуңа күрә чәчү әйләнешен (севоборот) көйләргә була. Бакчаны тулысы белән булмаса да, яртылаш – яртылаш ял иттереп алырга тырышырга кирәк. Бакчагыз зур икән, аны 3-4 өлешкә бүлеп, бер өлешенә бәрәңге утыртырга, калган кишәрлекләргә люцерна чәчәргә һәм бәрәңгене ел саен люцерна урынына күчереп йөртергә була. Бакча кечерәк булса, ике еллык чәчү әйләнеше системасы кулай.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев