Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан шәһәрләре илкүләм проект буенча яңа автобус һәм трамвайлар сатып алачак

Быел Татарстанда «Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында 126 берәмлек җәмәгать транспорты сатып алыначак.

Әлеге яңа проект «Имин сыйфталы юллар» илкүләм проекты нигезендә тормышка ашырыла.

Проект буенча Казан агломерациясендә күп пассажир сыйдырышлы, газ-мотор ягулыгында эшли торган 40 автобус алырга планлаштырыла. Яңа автобуслар «Елга порты — Дәрвишләр торак массивы» юнәлешендә № 1 маршрут буенча һәм «Можайский урамы — Ферма-2 торак массивы» юнәлешендә № 22 маршрут буенча йөриячәк.

Моннан тыш, Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләре күп пассажир сыйдырышлы 68 автобус һәм тәбәнәк идәнле 18 трамвай алырга гариза биргән.

Илкүләм проект юл-транспорт һәлакәтеннән үлем-китем очракларын киметү максатын тота. Шул максатта быел Татарстанда якынчы 20 километр юл киртәләре урнаштырылачак, 2,5 мең юл билгеләре куелачак һәм юлларда 57 тигезсез урыннар ясалачак. Республикада 71 җәяүлеләр кичүе, 7 километрдан артык яктырткычлар урнаштырылачак.

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев