Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Социаль фонды бүлеге Лениногорскида яңа туган 300 балага СНИЛСны проактив рәсмиләштергән

Проактив режимда, ягъни ЗАГС органнарыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп.

 2024 ел башыннан Социаль фондының Татарстан бүлеге Лениногорскида яңа туган 300 балага СНИЛСны проактив режимда, ягъни ЗАГС органнарыннан алынган мәгълүматларга нигезләнеп рәсмиләштерде.

Баланың СНИЛСы турындагы мәгълүмат, шулай ук индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турындагы хәбәрнамә электрон рәвештә әни кешенең дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына килә.

«Яшел карточка» рәвешендә иминият таныклыклары инде 2019 елдан бирле бирелми. Алар урынына шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәлү турында уведомление (хәбәрнамә ) рәсмиләштерелә, аны һәркем Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетында карый  ала.

Ата-аналарга яңа туган баланың шәхси счет номеры мәҗбүри медицина иминиятләштерү полисын (полис ОМС) рәсмиләштерү һәм поликлиникага беркетү, ана капиталы һәм социаль түләүләр рәсмиләштерү өчен кирәк.

Уведомление электрон рәвештә кулланырга яки чыгартып алырга мөмкин.

Ата-ананың дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы (учетная запись) булмаган очракта, документны  Татарстан Социаль фонд бүлегенең яисә күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтенә мөрәҗәгать барышында алырга мөмкин. Моның өчен мөрәҗәгать итүченең паспорты һәм бала туу турында таныклык кирәк булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев