Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан транспорт компаниясенең элеккеге директоры ришвәтчелектә гаепле дип табылды

4 ел дәвамында ришвәт тапшырган.

«АвтоТрансСтрой»  фирмасының элеккеге директоры ришвәт тапшыруда гаепле дип табылган, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы.

2020 елдан 2024 елга кадәр ир-ат, арадашчы буларак, өченче затлар аша юл хәрәкәте куркынычсызлыгы ДБУ Әлмәт идарәсе хезмәткәрләренә ришвәт тапшырган. Бу акчага йөк машиналары үлчәү контроле постлары аша тоткарлыксыз узганнар. Суммар рәвештә элеккеге директор 3,3 миллион сумнан артык акча тапшырган.

Аңа 1,5 миллион сум штраф билгеләнгән.

 

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев