Татарстан урманчылары яңа сезонда 11 мең килограммнан артык орлык әзерләячәк
Быел Татарстан урманчылары кимендә 11,455 мең кг урман үсемлекләре орлыгы әзерләячәк.
Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
"Без урман орлыкчылыгы объектларын карауга аерым игътибар бирәчәкбез. Чаралар 488 гектар мәйданда уздырылачак. Бу эш – урман торгызуның нәтиҗәле нигезе. Шулай ук без 1,5 мең гектар мәйданда урман, урман культуралары урнашкан җирләргә күчерергә планлаштырабыз», – дип билгеләп үтте ул.
Эшләр «экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты ярдәмендә башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев