Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан халкына февральдә ял алу отышлымы икәнен аңлаттылар

Татарстанлыларның кайберләре февральдә ял итәргә җыена. Ләкин бу айда ял итү отышлымы соң.

Отпуск акчасының күләме айдагы календарь көннәрнең уртача саны нигезендә билгеләнә, ул 29,3не тәшкил итә. Шул ук вакытта, бер эш көненең бәясе конкрет айга ничә көн туры килүенә бәйле.

Алар никадәр күбрәк булса, һәр эш көненең бәясе шулкадәр түбәнрәк, чөнки ел дәвамында хезмәт хакы күләме үзгәрешсез кала. Шул рәвешле, әгәр хезмәткәр эш көннәре күп булган чорда отпуск рәсмиләштерә икән, ул керемен күп югалтмый.

Февральдә биш көнлек эш атнасында татарстанлылар 19 көн эшләячәк, бу уртача күрсәткечтән түбәнрәк. Шул сәбәпле, кышның соңгы ае ял итү өчен иң отышлы ай дип саналмый.

Иң кулай  вариант - апрель, анда эш көннәре саны 22гә кадәр арта.

 

https://dzen.ru

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев