Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан халкына сулыкларда коенырга әле иртәрәк икәнен искәрттеләр

Республика сулыклары су коену өчен әле җылынмаган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шул хакта кисәтте. Өлкәннәргә су коену өчен куркынычсыз температура 18-20 градус тәшкил итә, ә балалар өчен – 25 градустан да ким түгел, дип искә төшерә ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев. Салкын суда коенганда өшү, көзән җыеру, хроник авырулар кискенләшү, баш мие кан тамырлары спазмы, йөрәк-кан тамырлары системасы белән проблемалар булырга мөмкин, дип өстәде ул.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә су коену сезонының 1 июньдә ачылуын искәрттеләр. Моңа кадәр сулыкларда коенудан тыелырга кирәк.

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев