Татарстан Хезмәт министрлыгы 2026 елга производство календарен эшләде
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан Хезмәт министрлыгы 2026 елга производство календарен эшләде

Татарстан Хезмәт министрлыгы 2026 елга җитештерү календаре тәкъдим итте, ул федераль һәм республика бәйрәмнәрен үз эченә ала.

1 - 8 гыйнвар, 7 гыйнвар, 23 февраль, 8 Март, 1 һәм 9 Май, 12 Июнь, 30 август, 4 һәм 6 ноябрь, шулай ук ураза (20 март) һәм Корбан (27 май) бәйрәмнәре ял көннәре булачак.

Биш көнлек эш атнасында татарстанлыларны 244 эш көне һәм 121 ял көне көтә.

Җиде көн кыскартылачак: 19 март, 30 апрель, 8 май, 26 май, 11 июнь, 3 һәм 5 ноябрь.

Киләсе кыш рекордлы «кыска» булачак — 2025 елның декабреннән 2026 елның февраленә кадәр 90 көннән 56 гына эшләргә туры киләчәк.

 


Нет комментариев