Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 17 яшьлек егет мәктәпне шартлатмакчы булган

Татарстанда мәктәпкә һөҗүм итәргә әзерләнгән егетне тоткарлаганнар.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы мәгълүматларына караганда, Түбән Каманың бер мәктәбенә һөҗүм әзерләгән 17 яшьлек яшүсмерне тоткарлаганнар. 

Агентлыкка билгеле булганча, егет озак вакыт дәвамында шартлаткыч җайланма ясау, аны куллану, кешеләрне үтерү ысуллары турында мәгълүмат җыйган, хәтта бу "эшендә" ярдәм итүчеләрне дә эзләгән. 

Узган елның август ахырында-сентябрь башында егет кайчандыр үзе укыган мәктәпкә һөҗүм итү планын эшләргә дә өлгергән. Бәхеткә, аны тормышка ашыра алмый калган. 

Егетне тоткарлаганнар, хәзерге вакытта тикшерү бара.

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-17-yashlek-eget-mktpne-shartlatmakchy-bulgan

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев