Татарстанда 20 яшьлек студент “ватрушка”да шуганда һәлак булган
Фаҗига кичә төнлә килеп чыккан
Казанның Яңа Аракчино бистәсендә булган бу хәл.
“KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, кичә төнге икенче яртылар тирәсендә “Ашыгыч ярдәм”гә шалтыратып, ярдәм кирәклеге турында хәбәр кергән. Бу хәлне үз күзләре белән күреп торучылар кызның Вокзал аръягы урамында 116нчы йорт тирәсендә коймага килеп бәрелүен әйткән. 20 яшьлек кыз башы бик нык җәрәхәтләнгән хәлдә хастаханәгә озатылган.
Ни кызганыч, биредә ул ярты сәгатьтән соң җан тәслим кылган. Һәлак булган кызның Идел буе спорт академиясендә укыганлыгы мәгълүм.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/159657/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев