Татарстанда 2019-2020 еллар сезонында WorldSkills Russia чемпионатының яңа төбәк этабы башланды
Яңа сезонда ярышлар санына 20дән артык дисциплина өстәләчәк.
Беренче ярышлар 13 ноябрьдә башланып, өч этапта узачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Чемпионатта компетенцияләр саны арта — ярышлар 162 һөнәр буенча узачак. Чагыштыру өчен: узган елда алар 136 иде, ә тагын бер ел алданрак — 113», - диделәр ярыш үзенчәлекләре турында ведомствода.
Бу юлы чемпионат мәйданчыклары бөтен республика буенча 43 локациядә урнашачак: Бөгелмә, Буа һәм Алабугадан Казанга кадәр, Түбән Кама, Тәтеш һәм Иннополис.
Фото: архив
https://tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев