Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда 2022 елда «Мәдәният» илкүләм проектына миллиард сумнан артык юнәлдерелгән

2022 елда Татарстанда «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга гомумән алганда 1,2 миллиард сумнан артык юнәлдерелгән, шул исәптән: федераль бюджеттан – 700,3 миллион сумга якын һәм 457 миллион сумнан артыгы – республика бюджетыннан. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Илкүләм проект кысаларында республикада «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният» федераль проектларын тормышка ашыру дәвам итте.

«Мәдәни мохит» төбәк проектына 1 миллиард 127 миллион сум бүленгән иде. Нәтиҗәдә бер елда 34 объект төзекләндерелде, 39 мәдәният учреждениесе заманча җиһазлар белән тәэмин ителде.

2022 елда «Иҗади кешеләр» төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен 24,7 миллион сум билгеләнгән иде. Нәтиҗәдә, 182 иҗади проект хупланды. 78 авыл учреждениесе һәм 72 мәдәният учреждениесе хезмәткәре дәүләттән грант ярдәме алды. Өзлексез белем бирү үзәкләре базасында 3,5 мең белгеч квалификациясен күтәрде.

«Цифрлы мәдәният» төбәк проектын гамәлгә ашыруга исә 5 миллион сум юнәлдерелгән иде. Нәтиҗәдә мәдәният оешмалары мәйданчыкларында, шул исәптән мәдәният йортлары, китапханәләр, музейларда, әһәмиятле мәдәни чараларны трансляцияләү өчен, тугыз виртуаль концерт залы оештырылды. Бүген барлык мәдәният учреждениеләре дә интернетка тоташтырылган.

Шулай итеп, цифрлы форматта үткәрелгән концертлар һәм спектакльләр, күргәзмәләр һәм экскурсияләр, иҗади очрашулар һәм мастер-класслар, лекторийлар һәм флэшмоблар бик тиз арада киң катлау аудиториядә зур ихтыяҗ тапты. Ел дәвамында Менделеевск, Түбән Кама, Буа мәдәният учреждениеләре базасында өч виртуаль концерт залы ачылды. Моннан тыш, Милли электрон китапханәсендә цифрлаштырылган басмалар фонды 1 мең китап һәйкәле белән тулыланды.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-2022-elda-madaniyat-ilkulam-proektyna-milliard-sumnan-artyk-yunalderelgan-5866232

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев