Татарстанда 449 студент хатын-кызга 100 мең сум биреләчәк
2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына Татарстан бюджетында көндезге бүлектә укучы әни булырга җыенган студент хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләүгә 44,9 миллион сум акча каралган.
Бу яңа төр ярдәм чарасы, булачак әниләргә, йөклелек һәм бала тууга әзерлек белән бәйле финанс тотрыксызлык чорында ярдәм итү максатыннан чыгып эшләнә. Бер тапкыр бирелә торган түләү, бала тууга бәйле чыгымнарны өлешчә капларга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев