Татарстанда 76 хезмәткәргә хезмәт хакы түләмәү турындагы җинаять эше тикшерелгән
Предприятие хезмәт хакы түләмәгән.
2024 елның апреленнән 2025 елның гыйнварына кадәр «Чаллы кран заводы» ҖЧҖ директоры 76 хезмәткәргә хезмәт хакы түләмәгән, нәтиҗәдә 22 миллион сумнан артык бурыч барлыкка килгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тикшерү башланганнан соң гаепләнүче 13 миллионнан артык кайтарган.
Гражданлык дәгъвасы һәм башка милек таләпләре буенча хөкем карарын үтәүне тәэмин итәргә, предприятиегә 4 миллионнан артык суммадагы милеккә арест салганнар. Эш алга таба тикшерү өчен судка җибәрелде
«Вечерняя Казань»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев