Татарстанда  атлар санын биш ел эчендә 1,5 тапкырга арттырырга уйлыйлар
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда атлар санын биш ел эчендә 1,5 тапкырга арттырырга уйлыйлар

Татарстанда атчылыкны үстерү программасы әзерлиләр, аны оештыру 2027-2031 елларга билгеләнгән.

Проектның старты киләсе елга планлаштырылса да, беренче әзерлек адымнары ясала. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.

Программаның төп максаты-атлар санын сизелерлек арттыру. Планнарда аны бер ярым тапкырга арттыру. Бүгенге көндә Татарстанда 31,8 мең ат исәпләнә. Шуларның 18,6 меңе — авыл хуҗалыгы оешмаларында, ә 13 меңнән артыгы шәхси ярдәмче хуҗалыкларда тотыла. Продукция җитештерү өчен дә, спорт максатларында да атлар үрчетү белән 86 хуҗалык шөгыльләнә.

Бишьеллык план кысаларында республиканың һәр районында атлар саны ким дигәндә мең башка артыр дип көтелә. Тармакка ярдәм итү өчен төрле чаралар каралган: регионнан читтә ана терлекләр сатып алуга субсидияләр, атлар абзарларын төзүне һәм капиталь ремонтлауны финанслау, проект документациясен әзерләүдә ярдәм итү һәм башка чаралар.

Программада атларның татар токымын үстерүгә аерым басым ясалды. Хәзер бу токымны үрчетү белән ун хуҗалык шөгыльләнә, аларда 1 120 терлек асрала.

Казань КП. 

 


Нет комментариев