Татарстанда бер ир-ат өстенә түбәдән кар төшкән
Татарстанда яшәүче бер кеше өстенә шәхси йорт түбәсеннән кар ишелеп төшкән. Фаҗигага юлыккан ир-атка 60 яшь.
Бу хакта бүген иртәнге сәгать унда 112 хезмәтенә хәбәр килгән. Һәлакәт шаһитлары Казан янындагы Киндери бистәсенең Станция урамында урнашкан йорт түбәсеннән ир-ат өстенә кар ишелеп төшүе турында хәбәр иткән. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Урынга коткаручылар һәм ашыгыч ярдәм бригадасы килгән. Табиблар ир-атның үлемен теркәгән.
https://vatantat.ru/2022/03/77966/
https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев