Татарстанда беренче Кызыл китапны ике телдә яңадан бастыру эше тәмамланды
2025 елда Татарстан Республикасының Кызыл китабы яңадан бастыруга әзерләнде.
Бу Россиядә бер үк вакытта ике дәүләт телендә чыгарылган Кызыл китапның беренче рәсми басмасы – төбәкнең биотөрлелеген саклау буенча системалы эш өчен фундаменталь фәнни база.
Республиканың әйдәп баручы фәнни оешмалары үткәргән масштаблы инвентаризация барышында сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы яный торган 645 хайван, үсемлек һәм гөмбә төре махсус сак астында тора. Нәтиҗәдә саклана торган төрләр исемлеге актуальләштерелде, аларның популяцияләренең таралышы һәм торышы турындагы мәгълүматлар системалаштырылды, табигатьне саклау чараларын эшләү өчен фәнни нигезләнгән база булдырылды.
Уртак эш ТР Фәннәр академиясеннән, Казан федераль университетыннан, Идел- Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы һәм «Түбән Кама» милли паркыннан республиканың әйдәп баручы галимнәрен җәлеп итеп алып барылды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев