Татарстанда бүген 42 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән
Яңа очракларның 1се – читтән кертелгән, 41е – контакт нәтиҗәсендә.
Авырулар арасыннан 13 кеше хастаханәгә салынган, 29сы өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр – 1
18 яшьтән 30 яшькәчә – 2
30 яшьтән 50 яшькә кадәр – 13
50 яшьтән 60ка кадәр – 10
60 яшьтән 70 яшькәчә – 12
70 яшьтән 80 яшькәчә – 4
Шәһәр һәм районнар буенча: Казанда – 20
Яр Чаллыда – 7
Аксубайда – 1
Арчада– 1
Югары Осланда – 1
Биектауда – 2
Яшел Үзәндә – 1
Кайбычта – 1
Лаешта – 2
Түбән Камада – 2
Нурлатта – 3
Балык Бистәсендә – 1
Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 4 514 Covid-19 авыруы ачыкланган, шуларның 3 362 кеше, шул исәптән 53е узган тәүлектә терелгән, 1 137 кеше дәвалануын дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев