Татарстанда биналарның фасадлары республика флагы төсләренә керәчәк
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда биналарның фасадлары республика флагы төсләренә керәчәк

Бүген Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан республика флагы төсләренә берьюлы 5 объект буялачак.

 

Караңгылык башлану белән Казан һәм Түбән Кама телебашнялары, гадәттәгечә, Татарстан флагы төсендә 3 чакрымнан артык озынлыктагы гирляндалар кабызачак. Телебашняларның биеклеге 180 метр тәшкил итә.

Моннан тыш, Татарстан флагы Казан циркы бинасында һәм Европаның иң зур медиафасадында - «Ак Барс-Арена» стадионында яначак.

Иннополиста Попов исемендәге Технопарк  шулай ук яшел, ак һәм кызыл төсләргә буялачак.

 


Нет комментариев